Татар вакыты

Татар вакыты

Зал ишегеннән үткәч тә колак салды: йөреми дә, сукмый да иде анын асылмалы асыл сәгате. Шулай көн саен турайтып, урынына куеп җәфалана ул сәгатьне. Оныгы Вадим... Юк, исенә дә төшерәсе килми ул башкисәрне. Ике телле сәгатьне бер телсез, үзен һәм барысын телсез-илсез итә, мәлгунь. Ата-бабаның каты кулы кирәк тә бит. Әнә шул шайтан телевизорын карар өчен генә телсез итә бит ул дөньяны. Әгәр кулыннан килсә, Мотаһар телевизорларны бөтен дөнья буйлап лом белән кыйратып чыгар иде Шунын аркасында жене котыра, дөньясы чалышая картның. Аның дөньясы гына чалышаямы? Нигә әйтми икән бу хакта малайга әти-әнисе? Ай-яй, зур нәрсә бит ул сәгать дигәнең! Дөньяда барлык бөек эшләр сәгатьтән башлана. Заман күзе бит ул. Дәверләр аргамагы. Гомер язмачысы. Сәгатьне турайту, дөрес көйләү һәм телләрне дөрес вакытка күчереп, даими йөрергә мәжбүр итү сукыр Мотаһар өчен бер бөек жәза һәм бөек йолага әйләнгән: кәккүкле сәгать суккан саен, аның йөрәгендә өзелгән жепләр ялгана да, гүяки күзләре ачыла, сәгать туктау белән—ул жепләр яңадан өзелә, күзләре яңадан ябыла. Әйтерсең салкын кар базына убыла һәм күрми башлый. “Әллә хәзер үк җибәрим микән?" Килененең ислемай исләре таралып та бетмәгән бүлмә уртасында карт туктап калды. Сәгатьне җибәрү өчен анык вакытны белергә кирәк иде. Ә анык вакытны белү өчен Мотаһар кемгәдер әжәткә керергә тиеш иде. Үзең Вакытсыз булгач, кешедән Вакыт сорашу үзе үк Вакыт урлашу түгелме? Аннан Вакытны ваклап та бетерделәр. Мотаһар ишетеп белә: гади генә сәгатьтән әллә ниткән президент сәгатьләре, командир сәгатьләре, академик сәгатьләр, пилот, штурман сәгатьләре ясап бетерделәр. Соң аларның Вакытлары бер үк түгел микәнни?!

Тэглар:

82

0