Тамга

Тамга

Нәбирә Гыйматдинова "Тамга" Чыгарылыш кичәсендә егетләр бакчада качып кына бер ярты "сындырды". Моңарчы "шайтан суы" капмаган Нурихан кара төннең агарып, ә күңелендәге сөб сагышының яктырып китүен тойды. Ул, велосипедка атланып, Наратлыкка җилдерде. Шәрифәләр утларын сүндереп йоклый иде инде. Авылда чикерткәләр генә "көй" сыздыра. Егет, койма аша скереп, янбакчага төште һәм тәрәзәгә якынлашты. Көндезләрен бу тәрәзә тутырук ачылыр да яран гөлләре урамны күзләр иде... Ә хәзер тәрәзә ябылган, ак пәрдәләр тартылган. Пәке белән каермакчы иде, рамнар бирешмәде. Ә түзәрлек чама юк! Егет бармакларын пыялада биетте. - Шәрифә, чык, сиңа сүзем бар! Өй эчендәгеләр уянды бугай, сиртмә карават шыгырдады. - Мин сине яратам бит, Шәрифә! Үлеп яратам! Җә, чык инде, Шәрифә! 433 нчы бит

Тэглар:

66

0