Рәзинә Мөхияр "Үзем беләм"

Рәзинә Мөхияр "Үзем беләм"

Бу язмышым Миңа язган. Авыр димим, Җиңел димим - Алга атлыйм. Мин үтәсен Беркем үтмәс. Мин күрәсен Беркем күрмәс, Читләр белмәс. Авыр чагын Сабыр үтәм. Җиңел чагын Җырлап сүтәм, Шатлык көтәм. Миңа язган Бу язмышым. Авырлыгын, Җиңеллеген Үзем беләм. #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #РәзинәМөхияр

Тэглар:

68

0