Яратуны күзләр сөйли

Яратуны күзләр сөйли

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Яратуны күзләр сөйли Ансыз җирдә яшәү яшәүмени, Ул йөрәктә ята, тирәндә. Мин бәхетле дисең, бәхет кошы Тик күренми никтер тирәңдә. Яратуны тану җиңелмени, Яратканнар алай әйтмиләр. Сыңар караш белән әсир итә, Яратуны күзләр сөйлиләр. Бар да әйбәт, бар да яхшы, дисең, Тормышың да җитеш, ал да гөл. Кайтыр кешең бармы, көтәсеңме? Ике күзең синең юлда гел. Бик үзгәрдең соңгы араларда, Артык уйчан, артык моңлы син. Аның җырын алып килгәнгәме, Сандугачны бирелеп тыңлыйсың? Гашыйкларның уртак бөек сере, Тамырлары аның тирәндә. «Мин бәхетле!» дисең, бәхет кошы Очып йөрми никтер тирәңдә... #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиянәшрияты #Таттелеком

57

0