Рәдиф Гаташ. Сораулар

Рәдиф Гаташ. Сораулар

Бүген Дәрвишләр бистәсендә "Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм" дип аталган Рәдиф Гаташ исемендәге 2нче Бөтенрәсәй күләмендәге фәнни-гамәли конференция узды. Мин шуннан илһамланып кайттым да, һаман да җор телле, көр күңелле мәңгелек мәхәббәт җырчысы Рәдиф аганың шигырен куярга булдым. Сораулар Мин әтигә сораулар бирер идем: - Ник хатаны төзәтү - авыр, эшләү - җиңел?! - Юллар күп... ә үз юлыңны табу читен? - Нигә дошман була кайчак бу - дус диеп белгән кешең? - Кавышу бар. Ләкин нигә аерылышу? - Нигә сагыш, үзәк өзелү, эчең пошу?! -Нигә кирәк нәрсә - ерак, әмма кирәкмәгән - якын?! (Су кирәктә бирмиләр бит ялкын!) - Нигә ялган баллы, ә хакыйкать ачы, тәмсез? - "Нигә" сүзен еш әйтәбез икән ник без?! ... Мин әтигә шундый сораулар бирер идем. Ләкин ул юк. Исән булса да, ул җавап бирмәс иде кебек: Сораулар - безгә әтиләрдән мирас - тормыш. Җавап табу - безнең бурыч. Улыма да мин, Ахры, җавап түгел, сорау калдырырмын. Рәдиф Гаташ "Ихласнамә", 57 нче бит.

Тэглар:

78

0