Күрше кызы. МарсельГалиев

Күрше кызы. МарсельГалиев

Күзәттем ни, сүз әйттем ни – үземнең үз күңел эшем: Чытлыкланып, кәз-кәз басып, назлыкайның күр йөрешен: Җилфер керләр эләргә дип нәзакәтле үрелешен; Күз карашын тәкатьсезләп сыгылма бил бөгелешен. Нинди гадел чишкән Ходай җете төсләр бүленешен: Җир кызына өстәп биргән ягымлы нур – Күк өлешен. Бар барлыгы әйтеп тора хисләренең түгелешен. Күр әле син: үлән-чыкта эзләренең чигелешен. Ә егетнең койма аша үрелеп бер үбелешен. Бу мизгелдә йөрәгендә тылсымлы сүз тибелешен Белми әле: мәхәббәтнең мең үлеп, мең терелешен; Назлыкайның, куллар болгап, томаннарга күмелешен... Бирмә, Ходай, мәхәббәттән күңел дәрте сүрелешен. Ул хәзергә белмәсен дә: җиңәм, диеп, җиңелешен. Күзәттем дә, сүз әйттем дә, Миңа нәрсә, күңел эшем: Кайтар, Вакыт, назлыкайның, Ыспай басып, бер йөрешен. Тик бер генә кабатлачы Шушы җәннәт күренешен.

Тэглар:

94

0