Әдәби марафонның алтынчы көне

Әдәби марафонның алтынчы көне

Саимә исәп-хисап, учет эшен бик төгәл алып бара. Бушаган арада тик торасы килмичә, бәрәңге дә чүпли. Анда ул колхозчылар белән тагын да якынлашты. Калын тавышлы Галимәнең сөйләгәне аңа бигрәк тә йомшак тоела. Ул үзе дә аңа гел дустанә мөнәсәбәт күрсәтә. -Син, малай, безгә бәла чыгарып, кырда бәбиләмәкче буласың мәллә? Язуыңны гына знай! Миргалим кайтып: "Ник минем хатынны сакламадыгыз? " - диярлек булмасын, яме,- диде ул кисәтеп. Әнә шулай кадерле, үз кеше булып китүе куаныч өсти иде аның күңеленә. -Саимә, алдагы көнне укыган "Яшел эшләпә"ме әле, шул хикәяңне әйтәм, көзге эшләр беткәч, тиатыр итеп куеп карарга иде аны, - дип, уйнакчан күзләрен елтыратып, кабинасыннан башын сузды Рамил. 46 нчы,47 нче битләр

69

0