Шәмсия Җиһангирова "Аятел Көрси"
17 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Аятел Көрси Өебез түрендә эленеп тора Рамлап алынган бер сурәт. Бимазалыйм һаман әнкәемне: “Ә бу ни-нәрсә соң?” – дип сорап. Эчтән генә укып бисмилласын, Әйтә әнкәм: “Кечкенә шул син, Әле бик үк аңлап бетермәссең, Буладыр бу – “Аятел Көрси”. Һәр мөселман белергә тиешле Бик саваплы, бик изге дога. Бераз үсә төшкәч, өйрәтермен Хәзер авыр булыр ул сиңа”. Ә мин һаман үземнекен “тукыйм”, Әнкәм сүзе белән килешмим, “Минем хәзер өйрәнәсем килә, Күптән үстем инде, зур ич мин!” “Алай икән... тыңла, – ди әнкәем, – Һәм минем артымнан кабатла, Башлап киткән чакта һәр доганы Бисмиллаһ әйтергә онытма”. “Аллаһу лә иләһә иллә һүәл-хәййул-каййүм...”, дип, Һәр көн саен кабат-кабат мин Иртәләрен, көндез, кич ятканда Әнкәем артыннан кабатлыйм. Һич тә көтмәгәндә бик тиз генә Ятладым “Аятел Көрси”не. Әй, мактады әнкәм: “Бу кадәр дип Уйламаган идем мин сине!” Онытылмаслык булып сеңеп калган Изге дога һәрчак күңелемдә. Оныкларым белән бергә укыйм “Аятел Көрси”не бүген дә. Кан-кардәшем! Өйрән әле син дә, Аны белү һәркемгә лязим: ...Үә лә йәүдүһү хифзуһүмә Вә һүәл-галийүл-газыйм... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәмсияҖиһангирова #Аятелкөрси #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
42
0