Факил Сафин
5 нче көн Яратыла ала дөнья белән. Уйла әле, син килмәдең җиргә Мәгънәсе юк тормыш өчен. Нигә кирәк һәр туган таң әгәр Алып килми икән яшәү көче? Син яшисең икән, кирәк сиңа Утлар кебек дөрләп янарга. Кирәк икән тыныч диңгез булып, Тоз салмаска булган ярага. Бәхет белән типсен өчен йөрәк. Бар дөньяны яратырга кирәк. Авырлыкны "Тәҗрибә бу" дия Җил-давылга баш имичә зирәк. Тырмашырга кирәк. Ышанырга. Якты, матур көннәр килер, беләм. Бу дөньяны яратучы гына Яратыла ала дөнья белэн!
Сылтамалар:
54
0