
Бозлы миләшләр
4нче көн #әдәбимарафон "Бозлы миләш" Бозлы миләшләр сыман чекерәеп, күктә әле һаман төнге йолдызлар яна иде. Ишетәсеңме, малай, мин сиңа гомер уртасыннан эндәшәм! Тормыш сине, кып-кызыл миләшләр кебек, матурлыгы белән кызыктырды. Ләкин синең язмышка миләшнең ачысы, бозлысы эләкте. Никадәр сәер тоелмасын, бозлары эреп төшкәннән соң андый миләш тәмле була. Миләштәге бозларны эретү өчен сиңа вакыт һәм тормыш-яшәеш тәжрибәсе кирәк иде. Мин синең исән калуыңны һәм көннәрнең берендә үз акылың белән шушы хакыйкатькә ирешүеңне телим. Беләсең микән, синең барлык кичерешләрең, яндырып-яндырып, минем йөрәк аша да узды. Синең белән бергә кайгырдым, шатландым, әллә ничә кат туңдым һәм җылындым мин. Эскерттәге салам сабаклары минем дә кулны һәм беләгемне тырнап узды. Син бары дөреслек артыннан киттең, сорауларыңа җавап эзләдең. Бары шул. Ишетәсеңме, мин синең исән калуыңны телим. Хакыйкать эзләү көрәшендә син әле намусыңны күп тапкырлар яманлыкка каршы калкан итеп куячаксың. Мин моңа ышанам..... 33 нче бит, февраль, 1990 ел #РашатНизамиев #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
57
0