Рәхмәт сиңа, хатын-кыз! Таһир Шәмсуаров

Рәхмәт сиңа, хатын-кыз! Таһир Шәмсуаров

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Чәчләреңә чал кунса да, Алар бит, балам, диләр. Бәхет капкасы ябылмас, Яшәгәндә әниләр! Юлында сабый очраса, Яратмыйча китмиләр. Болытлы көндә кояш сез, Ак яулыклы әбиләр! Абый-энеләрен сөйгән Изге затлар бар алар. Кыен чакта таянырга Ярый сез бар, аналар. Язның күрке сез, җаннарым, Болында үскән гөлләр. Күңелләрне яшәрткәнгә, Наз сибәбез, сеңелләр! Яшәү мөмкинме дөньяда Әни, апасыз, ярсыз?! Җанга язлар биргән өчен, Рәхмәт сиңа, хатын-кыз! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Мәгарифнәшрияты #ТаһирШәмсуаров #Моңкоесы #Шигырьләр #39нчыбит

101

0