
Радик Фәизов "Ак каз"
Безнең йорт, әйткәнемчә, Түбән очта,авылның читендәге тыкрыкта булса да, безгә кеше күп керә.Күрше-күрпеләрне әйткән дә юк инде, югары очтан төшәләр, хәтта аргы яктанда чыгалар.Һәм бу хәлнең зур бер сәбәбе- безнең ана каз. Ул яз көне йомыркалар салып, алар өстендә утыру белән, безгә килүчеләр күбәя. -Гайшәбикә апай, Алла боерса, быел көзен ак казыгызның бер бибиен безгә бирерсез.Аның нәселе таза. Гайшәбикә апай,безгә бер биби әбизәтелни. -Безгә дә....Көз көне үскән бибигә алыштырабыз. -Соң, бибиләрнең барысы да ана булып чыкмас ич,-ди әни соңрак калучыларга. -Безгә ата булса да ярый. Ата казның да яхшы нәселле булуы мәслихәт бит, -диләр алучылар. Әти сукрана иде: -Безнең бәбиләрнинди эре. Ә алмаштырырга ниндичелдембибиләрне алып киләләр...18 нче бит. #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
68
0