
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Унберенче көн Курку Балачакта курку хисе булмый, Үсә-үсә курку ярала; Олылардан - безгә, бездән күчеп, Яңа буыннарга тарала. Һәм нәселдән килгән чир шикелле Өйрәнәбез куркып яшәргә, Курка-курка гына эш эшләргә, Курка-курка гына яшьнәргә. Кимчелекне ярып салыр идек, Фатир аласы бар - куркабыз, Дөреслекне яклап барыр идек, Дача саласы бар - куркабыз. Курку - тезген, аяктагы тышау, Муендагы элмәк шикелле, Әйтер сүзләреңне әйттерми ул, Эшләттерми эшләр эшеңне. Ахыр чиктә адәм балаларын Колга әйләндерә куркаклык. Шул коллыкка эләкмәскә дисәң, Курыкмаска кирәк бер тапкыр. 252нче бит. #ӘнгамАтнабаев #Атнабайхалыкшагыйре #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПрессПолиграфияНәшриятКомплексы #Таттелеком
83
0