Роберт Миңнуллин "Алма бабай"

Роберт Миңнуллин "Алма бабай"

7 нче көн Абыемның бүреге Абыйның солдат бүреген Кидем мин - күрәмезме? Бигрәк олы бүрек кигән, Дип, миннән көләсезме? Олы түгел лә, тап-таман, Бер дигән бүрек менә. Нәкъ минем үземә үлчәп Тегелгән кебек кенә. Абыйның бүреге миңа Ничек соң, килешәме? Минем үз бүрегем дә бар. Өр-яңа килеш әле. Малайлар булып, малайлар Бер бүрексез буламы? Үземнекен кияр идем, Энем кия шул аны!

Тэглар:

57

0