
Тукай Казаннан китә!
9 нчы көн #әдәбимарафон Тукай Казаннан китә! (була язып калган хәл) Булат Ибраһимов шигыре Шар ярып, Печән базарын Гәҗит сатучы малай Гөжләтте бүген иртәдән, Әйтерсеңлә сипте май. "Тукаев китә Казаннан" - "Әл-ислах"тан укыгыз. Казанны ташлап, Кырлайга Китә шагыйрь улыбыз. Казанны ташлап, Кырлайга? Ялгандыр бу, сафсата. Кеше Казан диеп шаша, Бу Казаннан баш тарта? Сәгъди абзый янынадыр, Кунакка кайтуыдыр. Туйгандыр инде Казаннан, Ял итеп алуыдыр. Шулай вакыт-вакыт кайчак Газиз туган көннәрен Читкә чыгып уздырырга Беләм гадәт кергәнен. Үз теләге белән түгел, Кушканнар ди түрәләр. Тукаев артыгын язган, Шуңа аны сөрәләр. Юк ла, үзе теләп китә, Тарайды Казан дигән. Эттән күбәйде дошманым, Акылдан язам дигән. Барып кына кайта икән, Күрешәсе кешегә. Төштән соң пар атлар җигеп, Кайтам дигән кире дә. Монда безнең бабайларның Түре, почмагы дигән, Монда дәртле күңелемнең Хуры оҗмахы дигән... Сату көне сүнеп бара, Кояш сүрелә күктә. Колакта һаман шул тавыш: "Казаннан Тукай китә". 4 нче бит Булат Ибраһим #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #казанутлары #Таттелеком #44
87
0