#әдәбимарафон

#әдәбимарафон

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Бишенче көн. * * * Заманалар җиңел түгел, Заманалар бик авыр... Юллар ерак, таулар биек, Җилкәләрдә йөк авыр. Безнең буын төпкә җигелеп Тарта торган ат бүген, Юкка-барга бөгелеп төшеп Елый торган зат түгел. Яндырдылар - янмый чыкты, Туңдырдылар - туңмады, Чигенгән чак булса булды, Җиңелгән чак булмады. Җилкәләрдә - заман йөге, Тау артында тау әле, Таулар аша юллар ярып Барасылар бар әле. 155нче бит. #ӘнгамАтнабаев #Атнабайхалыкшагыйре #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПрессПолиграфияНәшриятКомплексы #Таттелеком

78

0