7 нче көн. Шәмсия Җиһангирова

7 нче көн. Шәмсия Җиһангирова

Изге теләк Авылымнан әллә кай якларга Алып китте мине язмыш җиле. Ничә кайтсам, капка төбебездә Әткәм-әнкәм каршы алды мине. Кабат күрешүләр өмет итеп, Кайткан юлдан китеп барсам кире,- Капка төпләрендә, парлап басып, Әткәм-әнкәм озатып калды мине. Мең эшемне ташлап, кабат-кабат, Авылыма кайткан саен мине Мәңге шулай капка төбебездә Әткәм-әнкәм каршы алса иде. Казан. Татарстан китап нәшрияты 2001-139 б.

Тэглар:

53

0