Шәмсия Җиһангирова "Дуслар - танышларыма"

Шәмсия Җиһангирова "Дуслар - танышларыма"

16 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Дуслар-танышларыма Хәерлеме көннәрегез, Әйбәтме эшләрегез, Матур идеме бу төндә Күрелгән төшләрегез? Юрамагыз яманнарга – Ул бары тик төш кенә! Гомерләр болай да кыска – Иртә, көндез, кич кенә... Йөрмик әле табып һаман Мәшәкать тә эш кенә. Нигә вакыт табалмыйбыз Хәл белергә һич кенә?!. Күрешергә сәбәп эзлик – Вакыт тапсак-тапмасак... Җәннәттә искә алырбыз Шул мәлләрне... очрашсак... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәмсияҖиһангирова #Дуслартанышларыма #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

49

0