
Шалтырат
11- нче көн #Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Син миңа шалтыраткала, Исәнме, нихәл, диген. Күрешмәгәнгә бер атна, Эшләр барамы, диген. Сездә дә яңгыр явамы, Бездә бүген кар, диген. Кыш бабай килеп җитәргә Әле бер ай бар диген. Авыл турында сөйлә, Халык ни эшләп ята? Ә бездә бар да искечә, – Көн туа, кояш бата... Чәчләрең хаман билдәнме? Үрәсем килә, диген... Кичә дә төшемә кердең, Күрәсем килә, диген. #ТаһирШәмсуаров #Аклаккасыену #Шалтырат84бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятфондынәшрияте2018ел256бит #Таттелеком#22 #Үзүсеш
Сылтамалар:
60
0