Гөлнур Айзат Күз яше ачы була
...Сәяр коридорга чыккан табиб тавышыннан айнып китте: - Улыгызны берәр сәгатьтән алып китә аласыз. Мин заключение язып куярмын.Кайгыгызны уртаклашам, без кулдан килгәннең барсын даэшләдек бит, үзегез күрдегез! Сәярнең сынган кулы тартышып куйды.Кул нәрсә ул, урынында, төзәлер, ә менә дисто еллар көтеп алган бердәнбер улы инде кабат кайтмас җиргә китә... -Гадиләм, әйдә өйгә кузгалыйк, улыбызны алып кайтыр өчен әзерлек күрергә кирәк бит! - диде ир. Гадиләнең күз яшьләре бите буйлап ерганак ясаса да, каты тавыш чыгармый, сабыр итә! Кеше күтәрә алмаслык хәсрәтләр бар шул, ә кеше түзә, иренннәрен аркылы тешләп булса да түзә! Татар халкында кычкырып, үрсәләнеп елау гадәткә кермәгән, шәригать тә кушмый. "Гармунчы Хәтирә", Казан, "Ак Бүре" нәшрияты,15 бит
38
0