Илһамлы чакларыбыз. Таһир Шәмсуаров
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Аның тавышын ишеткәч, Нурлана таңнарыбыз. Калфаклы чагыбыз әле, Илһамлы чакларыбыз. Арабызда ярый ул бар, Аның белән без бөек. Халкым аңа рәхмәт укый, Моңлы баласын сөеп. Читтә гомер сөргәннәрнең Күңелен сагыш басар. Илһамын күрергә теләп, Казанга кайта татар! Тукай чалымы бар анда, Һәм бар Сәйдәш төсмере. "Татарым" диеп сызланып Узды җырчы гомере. Аның әйткән һәрбер сүзе Мәрҗәннәргә торырлык. Милләт яши, яшиячәк, Җуелмаса горурлык! Гәүдә төз, караш бөркеттәй, Бәйгедә атларыбыз. Калфаклы чагыбыз әле, Илһамлы чакларыбыз! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #ТаһирШәмсуаров #Яратубелән #Шигырьләр #25нчебит
79
0