
Рөстәм Галиев «Чаклар...»
7 нче көн. 32 нче бит. «…Зарлы тай - ул минем дөньям! Вакыт-вакыт, шул Зарлы таема атланам да, үз дөньяма «чабам». Үземә бикләнәм. Минем эчке дөньям, эчке халәтем бар. Бу һәркемгә таныш халәттер, һәр кешенең үз дөньясы, үзенең зарлары, атланып чабар Зарлы тае бардыр. Шул тайга атланып, нәрсәдер эзлибез, табабыз, югалтабыз... Эзлиселәремне эзләп, Зарлы таем, ашкынып, җиде кат җир өсләрен үтә кебек. Сигезенче катларга менеп җиткәндәй хис итәм үземне. Шул мизгелләрдә эзләгән хыялларымны табам, ишетәсе килгән тавышларымны ишетәм кебек. Анда бар да тәмле итеп туган телдә сөйли, туган телдә җырлый. Халык җырлары, «Кара урман»нар, «Олы юлның тузаны», «Су буйлап», «Тәфтиләү»ләр яңгырый, аларга кушылып, бүгенге заман җырларының затлылары урын ала. Тукайлар, Дәрдмәндләр, Такташлар, Җәлилләр шигырь укый, аларга бүгенге заманның көчле шәхесләре кушыла. Алар белән очрашам! Анда ишетелгән җырлар - гаять матур, яңгыраган мөнәҗәтләр - искиткеч моңлы! Анда - Тинчуриннар, Сәйдәшләр...»
98
0