
12 нче көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”
Гөлсирә кич белән нык хәлсезләнеп китте. Күңеле болганып, вакыт-вакыт ачык яшеллеккә чумган кебек булды. Хәле җитди икәнлеген аңлаган җиңгәчи апасы ирен авыл табибына чаптырды. -Үзенең дә, баланың да сәламәтлегенә куркыныч янавы сизелә, - дип, Гөлсирәне район больницасына алып киттеләр. Булачак ананың хәле бер дә яхшыга борылмады. Аяклары тагын да шешенеп китте - Эчен бәйләп йөрүе дә үз нәтиҗәсен күрсәтә, - дип, авыл табибы үзәк больницага килеп җиткәнче үк фаразлап, диагнозны барлап куйды. Һәм ул ялгышмады. Әле алты атналап вакыты булса да, баланы вакытыннан алда ясалма тудыртырга булдылар. Шабыр тир астында яткан Гөлсирә әле уянды, әллә өнендә, әллә төшендә тоннель буенча шул ук яшеллеккә очты. Аның кызы туды: 1 кило да 800 грамм. Җиде айдан әз генә узган кызчыкның дөнья яктылыгыннан күзләре камашты. Нәрсә соң бу шундый якты дигәндәй, сабый күзләрен ачыйммы-юкмы дип шикләнде, күрәсең. Әйдә, рәхим ит, нарасый. Төкле аягың белән! Дөнья бу! Әйе, әйе, ул шундый якты дөнья! - Ләйлә! - диде ана, чатнап ярылган иреннәре аша. – Ләйлә! - Ләйлә туташ буламыни әле бу безнең чибәркәебез! – дип, акушер ханым бәләкәчне әнисенең күкрәге өстенә куйды, үзе һаман сөйләшүендә булды. – Әйе, мин Ләйлә булам, диген, сабыем! Ләйлүшкә була инде. Ләйлә! Ләйлә кем кызы булабыз әле? - Сәлим, - дияргә теләде яшь ана. Әмма аңкавына ябышкан теле купмады. - Ләйлә Зариф кызы! – Хатын көч-хәл белән, хәрефләрне җыйды. – Ләйлә Зариф кызы!
Сылтамалар:
114
0