Фәүзия Солтан "Салкын чишмә - җирнең куз яше "
Салкын чишмә,чылтырап аккан суың Каян чыга, кая юл ала? Әллә соң син җирнең күз яшеме? Елый микән әллә Җир-Ана? Нигә елый сагышланып, ярсып? Тыңла әле күкрәгенә ятып. Җиребездә яши төрле кеше, Сулар булып сөю-наз ага. Әллә бездән юатулар көтеп, Әрни микән җаның, Җир-Ана?! Еламасын сагышланып, ярсып, Юат аны күкрәгенә ятып! #ФәузияСолтан #Көзгешәфәкъ #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанИхласНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
102
0