"Йолдыз яктысы" Габделхәй Сабитов

"Йолдыз яктысы" Габделхәй Сабитов

Дүртенче көн. ... Кояш инде байтактан урман артына кереп югалган икән. Эңгер-меңгер вакыт. Аяз, дымык кич. Авылны уратып алган алтын стена кичке талгын җилләрне үткәрми. Шунлыктан, ахры, морҗалардан чыккан сыек зәңгәр төтен, читкә таралмыйча, кыйгач катлам булып, авыл өстенә җәелгән. Әйтерсең әнә шул сакчы наратлар зәңгәр күктән бер өлге кисеп алганнар да, өрсәң очардай шул тылсымлы чыбылдыкны чит-читеннән тотып, сизелер-сизелмәс кенә тирбәтеп торалар. Чыршы малайлары бу тамашаны карарга урман ешлыгыннан чыкканнар. Алар, үзләренең кечкенә туганнарын җитәкләп, ындыр артына ук килгәннәр. Кайбер яшь каеннар исә киртә аша бәрәңге бакчасына ук төшкәннәр. Әллә инде кинәт хуш исле төтеннән исереп, әллә кеше торагына артык якын барырга базмыйча, бакча ызаннарында туктап калганнар. Адәм баласы дигән ике аяклы хәрәкәтчән җан ияләренең , мәш килеп, дөнья куганын гаҗәпсенеп күзәтәләр. Ә кешеләр үзләрен урап алган шул хәйран-тамашаны әйтерсең күрмиләр дә... "Йолдыз яктысы" Габделхәй Сабитов Хикәяләр Казан Татарстан китап нәшрияты 2001, 22 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

58

0