
9нчы көн #ӘдәбиМарафон2024 #ФәнисЯруллин #ҖилкәннәрҖилдәСынала
Тормыш синең тез астыңа китереп сукса — егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса — үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа — күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә, яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса, кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса — чишмәгә әйләнеп иреккә ургыл. Җиргә күмсә, орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса — йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр. Түземнәр генә бәхеткә лаек!
81
0