Таһир Шәмсуаров. Ватан - Ана.

Таһир Шәмсуаров. Ватан - Ана.

Ватан-Ана Эзләсәм дә, күпме эзләнсәм дә, Сиңа лаек сүзләр тапмадым. "Илең кайда?" диеп сорасалар, Горурланып сине атадым. Белем дөньясына сәяхәттә Яратырга мине өйрәттең. Йөрәкләрне ачып кара бүген,- Ярылып ята изге сүрәтең. Ана өчен, әйе, милләт мөһим, Халык өчен газиз баласы. Бөеклегең әле язылмаган, Язылачак җырга саласы! Кызыл сүзләр диеп санамагыз, Ил сөймәгән мине аңламас. Тамырында Ватан типкәннәрнең Тарихларда йөзе кызармас!

Тэглар:

84

0