
Әдәби марафонның ундүртенче көне
Саимә әле китапханәдән кайтмаган иде. Миңзифа аның өчен дә борчылды, кайтмыймы икән әле дип, тәрәзәләрдән дә караштырды. Кинәт юл буенда бер-берсен төрткәләгән ике хатынга күзе төшеп, тәрәзәгә капланды ул. - Саимәнең килендәше Мәрзия белән башкисәр Гайния түгелме соң болар? Әстәгъфирулла, ни бүлешәләр? - дип, үз- үзе белән сөйләште тынычлыгын тәмам җуйган Миңзифа. - Ни бүлешсеннәр, ир бүлешәләрдер... Ир бирмәк - җан бирмәк, диләр. Хатын-кыз сугышса, ай-яй яман икән: йолкыш та тарткалаш ,төрткәләү дә эткәләү, әче чәрелдәү... Йөрәгенә ярамаган күренешне тамаша кылганнан соң, үзе дә уйламастан, тәрәзә пәрдәләрен тартып куйды ул. Озын колактан гына ишеткән дә иде инде,йөргән нәрсәләре ике куян артыннан куа икән: әле Мәрзия, әле Гайния артыннан бара, имеш. Тегеләре бер-берсен чәйнәшә икән, диләр. 103нче бит #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова
70
0