
Әдәбимарафон. 9нчы көн. Габдулла Ту кай. Туган авыл.
Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар , якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямкн, суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным -тәнем белән. Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, Шунда әүыәл Корьән аятен укыган; Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне, Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган. Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; Абый белән бергәләшеп, каөа җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. Бу дөньяда, бәлки, күп -күп эшләр күрем, Билгесездер--кая ташлар бу тәкьдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремлә мәңге калыр туган җирем. #Әдәбимарафон #Татарстанязучыларберлеге #Татнефтьүстерүфонды #Таттелекос#44#үзүсеш #ГабдуллаТукай #Туганавыл
45
0