Бәдертдин Шәйхетдинов, "Хәнәфи тегермәне"

Бәдертдин Шәйхетдинов, "Хәнәфи тегермәне"

7 нче көн. .....Гаиләсен, балаларын калдырып, кара төндә атының ялына сыенып, авылны ташлап, билгесезлеккә качып баручы тегермән хужасы Хәнәфине нинди уйлар биләде икән?! Әле иртән генә шөбһәләнергә урын юк төсле иде. Сарайдан уйнаклап торган кара айгырны чыгарып, ашыкмыйча гына җикте. Тарантаска печән түшәп, өйгә керде, идәндә уйнап утыручы дүрт яшьлек кызчыгын алып сөйде, өйдәгеләр белән саубуллашып, юлга чыгачагын искәртте. Чистай шәһәренә тегермән детальләре юнәтергә чыгып китеше иде. Авыл очында тузан бураны гына күтәрелеп калды. Тегермән турысына җиткәндә Хәнәфи айгырны бераз тыя төште. Тегермәндә бүген Хамматгәрәй энекәше (әниләре бертуган) калды. Тәки өйрәнеп җитте бит эшнең нечкәлекләрен! Бер вакыйга исенә төшеп, тарантас эченә чумып утырган Хәнәфинең йөзенә елмаю чыкты. Берчак шулай Хамматгәрәйне үз урынына калдырып, авылдан биш-алты чакрым ераклыктагы Кыркүл елгасы буена печән чабарга китте. Атын тугарып тышаулады, җентекләп чалгысын янады. Иртәнге чык таралганчы дип, дәртләнеп эшкә тотынды. Хозурлана-хозурлана киерелеп чапты да чапты. Әмма бераздан колагына килеп ишетелгән тегермән тавышының гадәти булмавы сагаерга мөҗбүр итте. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #әдәбият #үзүсеш #МиллионТатар #белемрадиосы

Тэглар:

55

0