Тамга
Нәбирә Гыйматдинова "Тамга" Аучы дустының карчыгы Мирзабәккә таман гына күлмәк тексә дә, Нурихан базардан кочагы белән бала әйберләре җыйды. Ике яшенә хәтле итек, тун, башлык кимәгән малай киендергәндә көйсезләнә башалады. Аның, күрәсең, тыгыз киемгә җаны кысыла иде. Нурихан, нәни "аю баласы"н ишегалдына бастырып, аучы картның кыш буе өелгән карын көрәде. Ә малай каккан казык кебек селкенми иде. - Өшисең, улым, хәрәкәтлән, - диде әти кеше. Тышауланган Мирзабәк шыңшырга тотынгач, аны агач көрәккә яткырып, тартып йөрде, карга салып аунатты. Алар янында койрыгын болгый-болгый йонлач эт тә бөтерелде. "Кемнән туса да, улым - минеке" дигән уй белән җылынып, ир Наратлыкка кузгалды. Ат чанасы табаны сызган тар гына юлдан бөкрәеп-янтаеп бер хатын атлый иде, Нурихан, танымаса да, көр тавыш белән аңа эндәште: - Утыр, апа! "Апа" шәл томаланган йөзен ачты. Нурихан ничек җиргә сикергәнен дә, ничек хатынны беленнән эләктереп чанага утыртканын да сизмәде. - Ник җәяү кайтасың, Шәрифә?! Өзлегерсең бит, Шәрифә! 435 нче бит
70
0