
Залия Нуриәхмәтова «Күңелем чагылышы»
16 нчы көн. 28 нче бит. «…Әнкәй бүләге. Сандыгыннан алып Әнкәй дәфтәр бирде, Миңа аның иң зур бүләге. Бу дәфтәрдә аның миңа булган, Догалары, изге теләге. Үз куллары белән язган Әнкәй, Изгелекләр сорап Ходайдан. Баласына булган теләкләрен, Елый, елый Әнкәм сораган. Кайвакытта кочып утырам да, Куеныма, изге дәфтәрне. Фәрештәләр килеп коча кебек, Авырлыклар баскан җилкәмне. Кайгыларым китеп югалалар, Көч тоямын кабат кулларда. Зиһенем арта, арта кыюлыгым, Курыкмыймын хәтәр юлларда. Ак яулыкка төреп, саклап тотам, Әнкәм биргән шушы бүләкне. Изге догаң, теләкләрең өчен, Әнием, сиңа мең-мең рәхмәтем...»
109
0