Рабит Батулла "Ак бүре"

Рабит Батулла "Ак бүре"

Атасыннан үзенә юлдашка бер йөз солдат алып, бер елга җитәрлек акча, азык-төлек алып, анасын эзләргә чыгып китте. Киткәннән киттеләр. Ай китеп, ел китеп, әйләнгән җирдә әйләнмә үсеп, тулганган җирдә кызыл тубылгылар үсеп, ташка тары үскәндә, бозга бодай үскәндә, аны шатыр-шотыр урып ятканда, болар барып җиттеләр бик куе бер урманның эченә. Шул урманның эче белән, беләк буе трубканың куышы белән барып яткан вакытта килеп җиттеләр бер суның буена – сахралык җиргә. Шунда патшаның улы уйлады: «Без шунда берәр көн ял итеп, атларыбызны ашатып китәрбез», – диде. Иптәшләре, атларыннан төшеп, куышларын корып, шул ук сәгать су эзләргә киттеләр. Суны алып килеп, ашларын пешереп, ашап утырган чакта, патша улының чатырына бер Ак бүре килеп сәлам бирде һәм әйтте: – Әй, ахмаклар, кем рөхсәте белән минем урманыма кереп, үләннәрне таптап йөрисез? Рөхсәт юк, хәзер чыгып китегез, – диде. Патша улы: – Син үзең кайдан килдең, шунда кит. Менә минем йөз солдатым бар, хәзер аттырырмын да үтерермен, – диде.

Тэглар:

65

0