БИРЕГЕЗ КАНАТЛАР!

БИРЕГЕЗ КАНАТЛАР!

Зәңгәр юллар сызам, Юллар озын, ерак. Шул юллардан узыйм, Кайтыйм җирне урап, Кайтыйм җирне урап. Юллар якты, тигез. Бирегез чаптар ат, Чаптар ат бирегез! Чаптар ат бирегез, Җилләр ияртеп чабыйм, Яңа юллар салыйм, Яңа дөнья табыйм. Зәңгәр күлләр ясыйм, Күлләр тирән, тирән. Җилкән-көймәм белән Уртасына керәм. Күлләр җитми, җитми, Тарта мине диңгез, Бирегез кораблар, Кораблар бирегез! Бирегез кораблар, Диңгезләргә керәм, Зөбәрҗәтләр эзлим Диңгез төпләреннән. Кайтыйм диңгез гизеп, Кайтыйм юллар йөреп - Туган җирне күрим, Болытларга менеп. Юллар очы ерак, Күкләр белән тигез, Бирегез канатлар, Канатлар бирегез! #КлараБулатова #Сәяхәтнамәләр #БирегезКанатлар #ТатарстанКитапНәшрияты 124 нче бит #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #БелемРадиосы #Таттелеком

Тэглар:

456

0