
11нче көн #ӘдәбиМарафон2024 #ФәнисЯруллин #БөтенНәрсәКирәк
Кирәк безгә, бөтен нәрсә кирәк, Комсыз булмасак та чынында без. Бер баласы бит без табигатьнең, Гомер буе аның кулында без. Кирәк безгә ишелеп аккан болыт- Хыялларда ерак китәр өчен. Кирәк безгә зилзиләле давыл - Егылмаслык көчле итәр өчен. Аяз күкләр, якты кояш кирәк Күңелебезгә аклык салыр өчен. Очы күренмәгән юллар кирәк- Өметләнеп алга барыр өчен. Ярсу елга, шаулы диңгез кирәк - Дулкыннары җанга күчсен өчен. Сокландыргыч гөлбакчалар кирәк- Сөю чәчәкләре үссен өчен. Биек ярлар, текә таулар кирәк- Үҗәтләнеп өскә менәр өчен. Алсу таңнар, зифа таллар кирәк - Яшерен серебезне сөйләр өчен. Табигатьтә берни артык түгел, Табигатьтә кирәк бөтенесе: Караңгы төн, озын кышкы юллар, Зәһәр салкын, түзалмаслык эссе. Төшенмәслек тирән серләр кирәк - Зиһен кылычларын чарлар өчен. Кирәк безгә бар да үзебезнең Кеше икәнлекне аңлар өчен.
82
0