
"Пар чиләкләр" Кәүсәрия Харрасова
Пар чиләкләр Пар чиләкләремә, мөлдерәтеп, Челтер чишмәләрдән су алдым. Парлы тормыш таңымда тәүге кат Чишмә сукмагында сыналдым: Көянтәмдә – сулы чиләкләрем, Күңел тыңлый чишмә көйләвен. Моңнарына кушылып тибә күк Сөю белән тулы йөрәгем. Җырлап ага инешенә чишмә, Пар сандугач сайрый куакта. Яшел хәтфә җәйгән чишмә юлы Парлы бәхет теләп озата. Чайпалдырмый чиләкләрдә суым, Сынатмый үттем су юлларын. «Чайпалмасын бәхтем, – дип теләдем, – Парлы үтсен гомер елларым». ...Мең сынады язмышым юлымда, Суны эчтем сыңар чиләктән. Тәкъдиремә язылган бәхетем Тамчы-тамчы тамды йөрәктән... Кайттым сиңа, чишмәм, Пар чиләкле Көянтәм юк инде иңемдә. Суларыңда йөзә хатирәләр, Күтәрелеп инеш төбеннән. Яшьлегемнең бәхетле еллары Көмеш суларыңда агалар. Уйларым йөгерә артларыннан – Пар чиләгем, бәлки, табарлар. Кәүсәрия Харрасова "Җырларымда кайтам туган якка",("Пар чиләкләр"), Казан:"Ак Бүре" нәшрияты, 2024. - 83 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #Шигырь #КәүсәрияХаррасова #ҖырларымдаКайтамТуганЯкка
63
0