Зифа Кадырова

Зифа Кадырова

13 нче көн. Сагынырсың мин булмам Вокзал тулай торактан ерак түгел, аны каеннар гына каплап тора. Каенны кочаклап торган Сөмбелне ул ерактан ук күреп алды. - Сөмбел, ни булды? Хәлең ничек? - Юк, карама миңа, әллә ни булды. Бертуктамый косасым килә, башым әйләнә, көч-хәл белән генә килеп җиттем. Әллә нинди чир эләкте, үлмәсәм инде. - Кара әле миңа, Сөмбел, кайчан башланды бу чирең, хәтерлисеңме? - Әллә, бер айлап бар бугай инде. Әни иртәгә больницага ашказанын тикшертергә барырга кушты, бик ябыккансың, ди. Димәк, Булатның шиге дөрес булды: «Да, иштең ишәк чумарын, хәзер ничек аңлатырга инде бу балага... Их, бетте башларыбыз». - Әйдә, менә монда утырыйк әле. Алар ерак түгел бер эскәмиягә барып утырдылар. - Мин синең чиреңнең сәбәбен беләм бугай... Әйтсәм куркырсың инде, хәер, мин үзем дә куркам... Син бит хатын-кыз, үзең дә аңларга тиешсең. Сөмбел, аптырап, аңа карап утыра бирде. Ә Булат, ничек сүз башларга белмичә, тирләп-пеште, ике кулына урын таба алмады. - Ни булды? Битеңә тир бәреп чыкты, миндә берәр начар, йогышлы чирме, әллә мин үләмме? Син каян беләсең миндә нинди чир икәнен? - И сабыем минем, бигрәк баласың шул әле син. Юк, үлмисең. Син авырга узгансың, бу чир түгел, аннан үлмиләр, йә бала табалар, йә вакытыннан алда алдырып котылалар. Гаҗәпләнүдән Сөмбелнең күзләре түгәрәкләнде: - Ничек? Кайдан? Син бит берни булмый, дидең... Ул торып басты, аннары кинәт камыр кебек бөгелеп төште. Булат аны тотып өлгерде, ипләп кенә алдына утыртты. - Курыкма, берәр нәрсә уйлап табарбыз. Сөмбел ни шатланырга, ни кайгырырга белмәде. - Булат җаным, мин чирлим дип курыккан идем, балага узу - үзе бер бәхет бит ул. Безгә беленә башлаганчы өйләнешергә кирәк, тукта, кайчан булды соң, син хәтерләмисеңме? Йә Ходай, башым да эшләми, балага шулай тиз узалар микәнни, башка сыймый торган хәл. Ә ул кайчан туачак, малаймы, кызмы икән?! Булат дим, Булат, ник дәшмисең? - Тыңла әле, Сөмбел, мин болай булуын теләмәгән идем, аңлыйсыңмы, теләмәгән идем. Беләм, мин гаепле синең алда, тик син

Тэглар:

59

0