
Мөнәҗимгә-мөнәҗәт
13 нче көн #әдәбимарафон Рәсимә Гарифуллина Сугышны булдырмас өчен Бәкләр «солых төзегән». Сөембикә-ханбикәгә Илдә ризык өзелгән. Көймәләр җилкән киергән, Дошман әләм күтәргән. Сөембикә - ханбикәгә Әмер: «Илдән китәргә!» Олау-олау байлык төяп, Мәскәүгә кузгалганнар. Зар елап китеп баручы Патшаны кызганганнар. Мөнәҗимгә сорау бирәм: Моны аңлап буламы? Патшасын яклый алмаган Милләт милләт буламы?! Ник шул чакта әйтмәдең син, Белә торып яшердең? Бай бәкләрнең куркаклыгын Өтсен иде яшенең. Мөнәҗимнең кисек башы Миңа җавап бирмәде. Бөтен серне үзе белән Мәңгелеккә җирләде...72-73 нче битләр #РәсимәГарифуллина #йолдызларюлкүрсәтер #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #РИЦШКОЛА #Таттелеком #44
62
0