
Рафаэль Сибат "Кайту"
10 нчы көн #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 "Мөхәммәтнең җир идәнле, кош оясы чаклы кечкенә өе мәрхүм белән хушлашырга килгән карт-корыны, әби-чәбине, ир-атларны, хатын- кызларны, бала- чаганы сыйдырып бетерә алмады.Ир-ат куе чирәм баскан шактый киң ишегалдында чүмәште, хатын- кызлар, яулык очы белән ирен- авызларын каплап, урамда, капка төбендә торсалар, бала- чага читән буенда, кычытканга чагыла- чагыла, ниндидер тамаша көтә иде. Үлем алар өчен әле...әллә нинди аңлаешсыз ят нәрсә... Бераз читтәрәк ике үсмер кыз шәйләнә. Дөрес, аларга әле күп булса унике-унөч яшь булыр, ләкин үсмер кызлар үзләрен ыбыр-чыбыр арасында тотарга теләмиләр, чөнки ниндидер эчке бер сизенү аларга бәдәни- тән үзгәрешләрендәге озакламый булачак күченешләр турында кисәтеп тора. - Нигә үлгән соң ул, Алсу?- дип сорый кызларның юантыгы, төс-кыяфәте белән бурят яисә якутка тартымы. -Нигә үлгән, дип...Мөхәммәт абый бит...Ул бит абыем Заһидулла белән Биектауда урыска лапас эшли иде... -Беләм-беләм...- дип бүлде аны юантык.- Безнең Әхмәдулла абый да алар белән... -Менә шунда...- дип башлаган иде очкын кара күзле, нәфис-сылу гәүдәле, иптәше аны тагын бүлде: -Лапас өстеннән аңа бүрәнә төшкән! -Мескенем...- дип пышылдады сүзе өзелгәне, күзләрен йомып. Шулчак аның йөзенә кара пәрдә кунып алгандай булды. -Әйдә, моннан китик, Бибинур!..- диде ул дус кызына кинәт. ... Ирләр дә, хатын- кызлар да Мөхәммәтнең үлеменә бәйле хәлләр турында артык кычкырмый гына, ярым-йорты тавыш белән генә сүз куертып маташтылар. Әмма..." #РафаэльСибатКайтуАлсу #КайтуАлсу275нчебит #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком
59
0