Нәбирә Гыйматдинова

Нәбирә Гыйматдинова

6 нчы көн Җәза. Ә кунак аңа яңа тетрәнү әзерләгән, ул янган нигездә алабута дәрьясын гизә иде. Нурсөя дырк-дырк рәшәткә селкетте, чөнки аның каушаудан теле аңкавына ябышкан. Йа Алла, кабер таптый! Аста — адәм сөякләре! Күзләре шарланган хатынның ым-ишарәсен аңламаган Алия дәрьяда йөзде дә йөзде. — Чык! — диде хатын, ниһаять, телен кыймылдатып. — Чык, дим! Кыз, алабута очларын кага-кага, ашыкмыйча гына рәшәткә кырыена килде. — Чирләдең мәллә, апа? Йөзең агарган. — Чирләмәдем. Өйдә генә утыр, дигән идем, колагыңа да элмисең икән, бала. Башкисәрләр авылда чакта качып торуың хәерлерәк, алар ач ерткычтан да хәтәррәк. Әйдә! — Шул гынамы, апа? — Юк! — Каты бәрелмәсә дә, ачу төерле-ташлы иде. — Анда бүтән кермә! Тыйнак кунак кына хуҗага бәхет ул.

Тэглар:

72

0