
Илдар Юзеев "Язылмаган поэма" (өзек)
Дахау концлагерында фашистлар тарафыннан крематорийда яндырылган татар шагыйре подполковник Хәйретдин Мөҗәйнен язылмый калган поэмасы Германия. Дахау. Концлагерь. Мине Фашизмга Буйсынмаган өчен аттылар. Бер минуттан, Менә бер минуттан Крематорийга озатырлар. Мин — Илемнең өлкән офицеры — Янган утка керү алдыннан Шигырь сөйлим. Язмасын дип, минем кулларымны Имгәттеләр, каерып алдылар. Күзләрем — кан, Телем — телгәләнгән, Күкрәгемә йолдыз уелган. Тик бер минут, Тик бер минут кына вакытым калган; Гомерем уза минем уемнан... Юлдаш, Татарстан китап нәшрияты, 1975ел,198-199 бит
97
0