
Кызыл гөл
Мәдинә Маликова "Кызыл гөл" Нихикмәт, аларның тәмам дуслашып китүенә тагын бер фаҗига сәбәп булды. Төнге сменада эшдәүчеләрнең берсе, вагоннан буш мичкәләр бушатканда, кинәт аңын югалтып, хастаханәгә эләккән. Андагы кизү табиб төн уртасында цех начальнигының өенә шалтырып йокысыннан торгызган да: "Мичкә белән ни ташыйсыз сез анда?" - дип сораган. - Бер эшчегезгне безгә китерделәр. Агуланган, хәле бик авыр, тик нәрсә белән агуланганын белми торып дәвалап булмый!" - "Бу - дәүләт сере, аны әйтергә ярамый", - дип җавап биргән тегесе. Табиб кызып киткән, аны аты-юлы белән сүгеп ташлаган ташвавын да, ләкин шуннан ни файда? Иртәнгеееә теге бичара җан тәслим кылган иде инде. Мәрхүмнең үлеме турындагы кәгазьгә табиблар "неясная этиология", ягъни үлемгә китергән чирнең сәбәбе ачыкланмаган, дип язып куйганнар. Гадәттәгечә, гаеплене эзләү башланды. Дөрес, зур кимиссия төзеп тормадылар, вакыйгага кагылышы булган берничә кеше генә җыелып сөйләштеләр. Мортаза бу юлы да үзенең баш өстендә күк күкрәр дип шым калган иде. Әмма, ни хикмәттер, монысында Бәдретдинова аның ягына басты. 42 нче бит
97
0