Рафаэль Сибат "Кайту"
9 нчы көн #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 " Менә шундый кинәт үзгәреш - Ольганың "яратам"нан "яратмыйм" га килүе, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндерүе аны өнсез калдырды. Гаилә мөнәсәбәтләрендәге низагларны әтисе белән әнисе арасында күргәне булса да, ул әлеге әчешләрне әтисе башлавын бик белә иде.Бәлки, алар, шактый озак яшәп, бер- берсеннән туйган да булганнардыр. Әтисе белән әнисенең фәкыйрьлектә гомер итүләре, әтисенең хәмергә ияләнүе дә аларның арасын салкынайткандыр. Ә монда? Әле бит күпме генә яшәп алдылар. Бу, бәлки, бернинди дә саф хисләр, изге теләкләр, матур омтылышлар булмагандыр. Уен- көлке генә... "Хөснимәрдән агаем!- диде егет әрнеп. - Нигә шулай көтмәгәндә китеп бардың?Менә хәзер минем киңәш сорар кешем дә юк. Нишләргә миңа, нишләргә? Барысын ташлап, башны алып качаргамы?" "И кадерле әнием! Бик сагындым мин сине... Синең улың, Хөснимәрдән агайга ияреп китеп, үз башына әллә нинди авырлыклар төшкәч кенә, бер нәрсәне ачык аңлады: мин сиңа һаман бала икән, әнием!" #РафаэльСибат #КайтуИнабәт262нчебит #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком
33
0