
Әдәби марафон
XXVII нче #әдәбимарафон 12 көн. Ялгыз таган Дания Гайнутдинова 8бит "Балачакта без һәммәбез дә рәсем ясарга яратабыз. Без үскәндә, төсле буяулар бик эләкмәде дә бугай. Авыл балалары ич. Шулай да табигатьнең гади күз белән күрә алмаган төсләрен, аяк табаннарын кытыклап үскән чирәм исенең тәмен бары тик авыл баласы гына илаһи итеп тоядыр, мөгаен. Без, хәтта күктәге болытларны да ниндидер җәнлек-җанварларга охшатып, аларга кул изи идек. Ак кәгазь бите белән төсле карандашлар кулга эләксә, тизрәк шуларны дәфтәр битендә җанландырырга ашыктык." Татарстан китап нәшрияты, 2017 #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
57
0