Илдар Юзеев    "Китмәгез сез  балачактан"

Илдар Юзеев "Китмәгез сез балачактан"

"Китмәгез сез балачактан" Бик бәхетле булсагыз да, Тәхетларгә кунсагыз да, Сарайларда торсагыз да,- Китмәгез сез балачактан, Өмет ,хыял янар чактан. Кайгы-хәсрәт бәйләнсә дә, Хыял көлгә әйләнсә дә, Көнең төнгә әйләнсә дә,- Китмәгез сез балачактан, Өмет,хыял янар чактан. Бәхет кулың сузганда да, Кырын карап узганда да,- Сәлам бирми сузганда да, Китмәгез сез балачактан, Өмет,хыял янар чактан. Әҗәл килеп җиткәндә дә, Тәрәзәне чирткәндә дә, Алмый кире киткәндә дә,- Китмәгез сез балачактан, Өмет, хыял янар чактан!

Тэглар:

95

0