"Эзләмә син мине" Кәүсәрия Харрасова 6 нчы көн

"Эзләмә син мине" Кәүсәрия Харрасова 6 нчы көн

ЭЗЛӘМӘ СИН МИНЕ Эзләмә син мине, эзләмә, Моңсу офыклардан күзләмә. Яшьләргә тулмасын күзләрең, Сагыштан сулмасын йөзләрең. Эзләмә син мине, эзләмә, Салкын карлар яткан эзләргә. Суынмасын кайнар йөрәгең, Бәс сармасын күңел гөлләрең. Эзләмә син мине, эзләмә, Сандугач та китә көзләрдә. Кайтырмын ләйсәнле язларда, Сагышлы йөрәгең назларга. Эзләмә син мине, эзләмә, Моңсу офыклардан күзләмә. Якты хатирәләр яныңда – Мин яшәрмен синең җаныңда. Эзләмә син мине, эзләмә – Мин яшим бит синең җаныңда. Кәүсәрия Харрасова "Җырларымда кайтам ятуганкка",("Эзләмә син мине"), Казан:"Ак Бүре" нәшрияты, 2024. - 135 нче бит.

Тэглар:

66

0