
Туган илне сагыну
6нчы көн. Туган илне сагыну Бармы икән? Юктыр минем кебек Болай өзгәләнепләр сагынган! Йөрәгемә рәхәт булып китә- Җилләр иссә туган ягымнан. Кайнар битем сыйпап юаталар, Әрнү- сагышларны басалар, Узган еллар күңел дәфтәреннән Хатирәләр битен ачалар. Таныш җилләр, тансык җилкәйләрем Бәгыремә үтеп керәләр, Сагындырып, ныграк кабындырып, Йөрәк- учагыма өрәләр.
74
0