
Мәхәббәт кайтып килә
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Мәхәббәт кайтып килә Яз мәхәббәт алып килә, Шуңа көтеп торабыз. Сүзләремнең дөреслеген Сандугачтан сорагыз. Торналар кайта сагынып Гомер иткән иленә. Юкка «торрыйк» дими алар, Бергә торыйк, ди менә. Чир-сырхавың юкка чыга, Ташулар белән китә. Гаҗәпләнмә, ис китмәсен, Чын сөю шулай итә. Мәҗнүннәр яшәде, яшәр, Ләйләләре табылса. Кеше мең ел яши ала, Яратса, яратылса! Май башында баш әйләнә, Тирә-ягыңны күзлә. Өйдә ятма, чык урамга, Насыйп ярыңны эзлә! Сыерчык бураны белән Йөзгә сафлык сибелә. Баш киемнәрен салыгыз, Мәхәббәт кайтып килә! #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиянәшрияты #Таттелеком
55
0