
Тау артында бүре бар
6 нчы көн Латыйфаның зөфаф кичендә үк күз төбе күгәреп, алсу йөзле кызның битенә сары ягылды, күз карашына сагыш ятты. Коедан чиләкләренә көмештәй су тутырып кайтып килгәндә, биштәрен асып, авылдан чыгып китеп баручы Галиханга тап булды. Күзендәге күгәреген күрмәсеннәр дип, йөзен ап-ак бәс каплаган мамык шәленә яшерә төшеп атлаган Латыйфа дерт итеп сискәнеп китте. Тик егет күрде. - Үтерәм, бәреп үтерәм мин ул кабахәтне, Латыйфа, мин сине үзем белән алып китәм. Әйдә, чиләкләреңне ташла да, китәбез, — диде. - Юк, Галихан, мин сиңа тиң түгел инде, кирәкми. Тизрәк кит, йә мылтыктан атып үтерер, анда иман заты юк. Тик «ахутник» Мишарабның очлы күзләре хатынының су юлында сөйгән егете белән бер минутлык сөйләшеп торуларын күреп өлгергән иде инде. Җилкапканы ачып, ишегалдына керүгә, яшь хатынның янагына китереп орды. - Әле син, кәнтәй, көпә-көндез егетең белән сөйләшеп торасыңмы?! Төнлә очрашырга сүз куештыгызмы, мине ил-күз алдында рисвай итеп?! Сулы чиләкләрне тибеп очырды Мишараб. Кар өстендә аунап яткан Латыйфаны тибә-тибә кыйнады.
Сылтамалар:
74
0