
7 нче көн НәбирәГыйматдинова "Елан" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
7 нче көн Фәһимәдән өмет өзгәч, Хәмит җанашына ялынып карады бугай, ләкин тегесе аның хыянәтен гафу итмәде, дәүләт имтиханнарын алдан ук тапшырып, Себер якларына китте... Күпме егетне бәйләнчек сарык ясады Фәһимә, күпмесен газаплады, тик берсе дә истә түгел, исемнәре дә, кыяфәтләре дә хәтердән сөртелгән, ә Хәмит юк, Хәмит гел күз алдында йөри, чөнки җебегән нәмәстәкәй “күчтәнәч” ыргытып киткән: кыз буйга узган иде... Монысы өч айдан соң гына ачыкланды. Идәндә тәгәри-тәгәри елады Фәһимә, эчен ярып-актарып аласы килде. Күралмады ул баланы, яраса, аны нәфрәте белән карында ук көйдереп үтерер иде. Хатын-кызлар консультациясендә көмәнеңне төшерергә соңардың, моңарчы уйларга кирәк иде, диделәр. Каян белсен ди ул “күчтәнәч” белән сыйланганын! Бу мәсьәләдә аның тәҗрибәсе бармыни?! Бер генә юл кала: табасы да, баш тартасы. Яши дә башламаган гомерен айкап ташлаячак хәсрәт капчыгының кирәге юк! Ул корсагын бәйләп йөри башлады. Курсташлары дипломнарын тотып мәктәпләргә эшкә таралганда, Фәһимә бер тулай торакка комендант булып урнашты. Монда аулак иде. Баладан котылмыйча ни авылга кайтмаячак, ни танышының күзенә чалынмаячак иде ул. Этем дә сизмәячәк аның көмәнле икәнен. Тиле Хәтимәнең сүзен өскә чыгармас өчен, тугыз ай буе көн яктысы күрмәскә дә риза иде хатын... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
83
0